Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Арча ягы талантларга бай"

14 февраль конне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә "Арча ягы талантларга бай" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне Яңа Кырлай авылы гомумбелем мәктәбе укытучысы Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы алып барды.  Укучылар Арча ягыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр белән таныштылар. 

Җәй көне авылыбызның табигате аеруча матур! Иртә белән үләнгә кояш нурларында чык төшсә, кичләрен кояш баю күренешен  күреп хозурланасың. Ә авылның агачлары... Яңа Кырлай авылын зәңгәр чыршылар бизи. Бу матурлыкны күреп, шигырьләр язмаска мөмкин түгел.

Факия Шәрәфетдинова, Миләүшә Закирова, Рәйсә Насретдинова, Айгөл Әхмәтҗанова безнең авыл һәм табигать матурлыгы турында шигырьләр язалар.  Үзебезнең җирлектән чыккан хөрмәткә лаек бу каләм осталары турында укучылар аеруча кызыксынып тыңладылар