Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Бездә кунакта:

   

  17 нче октябрь көнне Ленинград өлкәсенең Тосно районы делегациясе  авылыбызда кунакта булып китте. Район башлыгы урынбасары Евгения Закамская җитәкчелегендәге делегация составында “Изге юл” татар җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Иниятулла Кутуев, аның урынбасары (эше буенча авыл җирлеге башлыгы) Мирхәйдәр Немешев һәм оешма әгъзасы Илсур Усманов (фирма җитәкчесе) бар иде. Яңа Кырлайда алар Г. Тукай музеенда, Сәгъди карт йортында , урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктында, китапханәдә һәм мәдәният йортында булдылар. Татарстанда мәдәният учреждениеләренә игътибар зур булуына куанып, китапханә эшенә уңай бәя биреп киттеләр.