Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Сталинград сугышы-һәрчак хәтердә"

Сталинград сугышында катнашкан батыр якташыбыз Арча районы Иске Кишет авылы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин турында кызыклы мәгълүмат :

Г. Сафиуллин бик тә данлыклы генерал Михаил Степанович Шумилов кул астында эшләгән. Чуйков үз армиясе белән Берлинга юнәлгәндә, Шумилов армиясе Прагага таба барган. Болар — 1942 елда Сталинградны саклап калган армияләр. Чуйков армиясе Сталинградның үзендә сугышлар алып барса, Шумилов армиясе көньяк-көнбатыш юнәлешне каплап тора. Фашистларның иң көчле һөҗүменә Гани Сафиуллин җитәкчелегендәге 38нче дивизия каршы чыга.

Сугышның беренче көннәреннән үк Сафиуллин үзен яхшы командир буларак күрсәткән. Ул һәрвакыт солдатларның гомерләрен саклап калырга тырышкан. Сафиуллин хәрби операцияләрне дә төнлә качып кына үткәрә торган була.

Гани Сафиуллин беренчеләрдән булып, фашистларның ике генералын әсирлеккә алган. (Сталинград янындагы бәрелештә — 371нче пехота дивизиясе штабы җитәкчесе генерал Мориц фон Дреббер, Сталинградның Ворошилов районы территориясендә — генерал-лейтенант Шиллер — ТИ). Шумилов армиясендә ул иң яшь дивизия командиры булган. Фашист генералларның берсенә — 64, икенчесенә 70 яшь була. Алар яшь полковник Сафиуллинны күреп шакката. «Ничек инде шундый яшь килеш безгә каршы бара ала?» — дип әйтәләр.

Якташ Героебыз Гани Биккенә улы Сафиуллин - безнең горурлыгыбыз!