Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Күпме гаҗәеп ачышлар бар..."

17 нче гыйнвар көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә балалар өчен "Күпме гаҗәеп ачышлар бар..." дип исемләнгән информация көне уздырылды. Бөек рус галимнәре М.В. Ломоносов, Д.И. Менделеев, Э.К. Циолковский, И.П. Кулибин һәм башка галимнәрнең физика, медицина, химия, тарих һәм география өлкәсендә дә ачышлары һәм уйлап табулары турында балалар бик кызыксынып тыңладылар, «Бөек исемнәр һәм ачышлар»  видеоролигы ярдәмендә үзләренә тагын да күбрәк мәгълүмат алдылар. 

Укучыларның фәнни әдәбиятка кызыксынуын арттыру һәм фәнни-технологик казанышларны дөнья һәм үсеш мәнфәгатьләрендә кулланырга кирәклеген өйрәтү - безнең төп бурычыбыз булды. Ут, тәгәрмәч, корал, машина ничек уйлап табылган? Радио һәм телевидениене кем беренче уйлап тапкан? Россия галимнәре бүген нәрсә белән шөгыльләнә? Бу һәм башка күп кенә сорауларга шушы узган чарада җавап таптык. Китапханәдә шулай ук «Бөек исемнәр һәм ачышлар» китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә Россия фәненең тарихы, күренекле галимнәр, аларның бөек казанышлары, шулай ук заманча фәннең үсеш юнәлешләре турында китаплар тәкъдим ителде.