Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Әдәпленең күлмәге сәдәпле, Үзе матур гадәтле”

Башлангыч класс укучылары белән “Әдәпленең күлмәге сәдәпле, Үзе матур гадәтле” әхлак дәресе узды.

Максат: Балаларда кешелеклелек, әдәплелек, туган илгә мәхәббәт, кешеләр белән аралашу күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү.

Үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Балаларның сөйләм телен, игътибарлылыкларын үстерү.

Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.