«Дуслык белән туганлык, алтыннан кыйммәт»
Яңа Кырлай авылы Модель китапханәсендә Арча районы халыклары дуслыгы, гореф-гадәтләрен барлауга багышланган «Дуслык белән туганлык, алтыннан кыйммәт» әдәби-музыкаль кичәсе уздырылды. Чарада татар, марый, рус милләтләре милли традицияләре, йолалары турында сөйләштек. Шурабаш авылы китапханәчесе Зөлфия Ренат кызы Хаертдинова үзләренең авылында яшәүче марый милләтенең гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары турында бик эчтәлекле һәм кызыклы итеп сөйләде, презентация, күп төрле альбомнар күрсәтте. Соңыннан китапханәче Алсу Ибраһимова чарада катнашучыларны китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырды.