Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Кызлар-йолдызлар"

11 октябрьдә  Халыкара кызлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне китапханә хезмәткәрләре яшь укучы кыз балаларга «Кызлар көне котлы булсын!»дигән котлау открыткаларын әзерләделәр.

Тематик көн кысаларында "Как много девочек хороших" дип исемләнгән китап күргәзмәлеге куелды, анда геройлары төрле  чорда яшәүче кызлар турында булган китаплар тәкъдим ителде. Кыскасы, укучылар үткән, хәзерге һәм киләчәк заман кызлары белән очраштылар, кыскасы, һәр яшь кыз бала үзенә кирәкле китаплар таба алды.

«Кызлар өчен иң яхшы китаплар» әдәби күзәтүендә хәзерге мәхәббәт китаплары турында сөйләдек, яшүсмерләр өчен әдәбият, ата-аналар һәм укытучылар белән мөнәсәбәтләр, чын дуслык һәм беренче мәхәббәт турында сөйләштек. Хәзерге кызлар шулай ук мода, косметика, кул эшләре турында укырга яраталар, аларны психологик тестлар, кумирлар тормышыннан яңалыклар кызыксындыра, боларның барысын да шулай ук күргәзмәдә булган журналларда табарга мөмкин булды.