Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Бүләк итик күңел җылысын!"

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.

Бүген безнең җирлектә табыннар артында мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, укытучылар катнашында җирлегебез өлкәннәре өчен "Бүләк итик күңел җылысын!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды.