Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Серле челтәр: Интернет ресурслары»

Яңа Кырлай модель китапханәсендә Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары өчен «Серле челтәр: Интернет ресурслары» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты:  балаларга Россиядә һәм башка илләрдә Интернет көненең барлыкка килүе турында сөйләү һәм балаларны челтәр киңлегендә уңайлы һәм куркынычсыз ориентлашырга өйрәтү. Укучылар китапханә җиһазлары, компьютерлар, эш урыннары һәм Интернетта эшләү кагыйдәләре белән таныштылар.