Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Бер ил, бер гаилә, без бербөтен!"

30 сентябрь -  Россия Федерациясенең ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре белән берләшү көне. Бу истәлекле дата Россия Федерациясе составына кертү турында килешүләргә кул кую көненә туры китерелгән.
Китапханәче әлеге уңайдан 6нчы, 8нче класс укучылары өчен "Одна страна, одна семья, одна Россия" китап күргәзмәсе, презентация тәкъдим итте. Укытучы Миләүшә Рафис кызы  балаларга  махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз һәм Аглиев Алмаз батырлыгы турында сөйләде.