Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Почемучки»

20 сентябрь көнне Яңа Кырлай модель китапханәсендә яшь укучыларны, ягъни беренче сыйныф укучыларын китапханә сүзен аңларга һәм төрле басмалар арасында адашмаска өйрәтүгә юнәлдерелгән «Почемучки» библиография көне узды. Әлеге чарада без балаларның китапханәдән файдалану кагыйдәләре белемнәрен ныгыттык. Шулай ук китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырдык, китапханәдә Китапны ничек җиңел һәм тиз табарга өйрәттек - чөнки китапханәдә һәр китапның үз урыны бар.

 Балалар өчен «Табышмакка җавапны ничек табарга?»- библиографик уены әзерләнде,  балалар киштәләрдә урнаштырылган китаплардан җаваплар таптылар. Ә моның өчен башта әдәбиятны алфавит буенча урнаштыру кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук балаларга иң кызыклы, кирәкле китапларны гына укырга кирәген төшендердек.