Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Шигъри очыш»

Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгына багышланган «Шигъри очыш» конкурсы

17 июльдән 2019-2023 елларда «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында модернизацияләнгән модель муниципаль китапханәләр укучылары һәм хезмәткәрләре өчен Бөтенроссия конкурсы үткәрелде. Чараны оештыручы-Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия Дәүләт китапханәсе.

Конкурсның максаты-Дагестан шагыйре Рәсүл Гамзат улы Гамзатов калдырган әдәби мәдәни мирасны куллану аша төрле төркемнәр арасында укуны популярлаштыру. Чара аның әсәрләрен укуга кызыксыну уятуга, китапханә кулланучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, талантлы укучыларга ярдәм итүгә һәм катнашучыларның иҗади потенциалын ачуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Яңа Кырлай авыл китапханәсеннән ике укучыбызның видеороликларын яздырып конкурста катнаштык.

Конкурс берничә номинациядә үткәрелде:

 ● «Шигъри әсәрне сәнгатьле уку»;

● «Шигъри яки прозаик әсәрдән өзекне  яхшы уку»;

● « Җырларын иң яхшы башкару»;

● махсус номинация  «Р.Г. Гамзатовның Россия халыклары телләрендәге әсәрләрен сәнгатьле уку».

Әхмәтҗанова Ләйсән «Шигъри әсәрне сәнгатьле уку» номинациясендә Р.Гамзатовның «Әниләрне саклагыз!» шигыре белән, татар теленә тәрҗемә белән һәм Ибраһимова Ралина «Россия халыклары телләрендә Р. Г. Гамзатов әсәрләре» махсус номинациясендә татар телендә «Торналар»шигыре белән  катнашты.  Рус теленнән танылган татар шагыйре Ренат Харис тәрҗемәсе.