Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Ат көне

Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авылында тугызынчы тапкыр традицион ат-спорты бәйрәме – "Ат көне" узды, бәйрәмгә Рәсәйнең, республикабызның төрле төбәк-районнарыннан килгән ат сөючеләр җыелды.
  Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
  Ат-спорты бәйрәме кысаларында татар атларында, чиста, ярым чиста токымлы атларда 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым дистанцияләрдә чабышлар, ат өстендә көрәш - "Аударыш" узды. Бәйрәмгә килүчеләр тизлеккә кымыз эчү, өчпочмак ашау ярышларында, мастер-классларда катнаша алды.
  Шулай ук, мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе, күргәзмәләр, Күңел Радиосы бәйрәм програмасы белән татар эстрадасы артистлары һәм район сәнгать осталары катнашында концерт гөрләде.