Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Яманны юлдаш итмә»

     

    11 сентябрьдә Бөтендөнья аеклык көне билгеләп үтелә.

    Әлеге халыкара бәйрәм алкогольнең шәхесне деградацияләве проблемасына планетадагы барлык кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә.  Табиблар белдерүенчә, алкоголь, турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Алкоголиклар күбесенчә инфаркт, инсульт, бавыр церрозы, нерв системасы какшау чирләреннән вафат була. Аек кеше сәламәт милләтнең нигезе булып тора. Ә алкоголизм халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә

     Бу уңайдан мәктәпнең 7нче,8нче класс укучылары белән «Яманны юлдаш итмә» дип исемләнгән cәламәтлек сәгате узды .Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән чарада 33 укучы катнашты.