Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Укучының мәдәни көндәлеген” тапшыру

         Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеген” тапшыру проекты старт алды.Бу  елгы 8нче сентябрь көнне узган Яңа Кырлай авылы мәктәбе башлангыч класс укучыларына мәдәни көндәлекләрен тапшыру тантанасының  Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексында үтүе тантананың бәйрәм рухын арттырды.Музей ,китапханә,мәдәният хезмәткәрләре ,мәктәпнең башлангыч класс укытучылары көче белән  уздырылган бу кичә укучыларга  онытылмас мизгелләр бүләк итте.