Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Анна Джейн белән җәй»

Җәй - уеннар, күңел ачу һәм ял итү өчен генә түгел, ә мәдәни ял итү-файдалы уку өчен искиткеч вакыт. Быел китапханә укучылар өчен кызыклы чара әзерләде- ул библиопикник «Анна Джейн белән җәй» дип атала. Библиопикник авылның бер буасы ярында әзерләнде. Рус-инглиз псевдонимы Анна Джейн астында Красноярскида яшәүче талантлы фантастик мәхәббәт романнары авторы Анна Владимировна Капранова яшеренгән. Young adult жанрында иҗат иткән автор (YA 15 яшьтән 20 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен әдәбият дип санала ) мавыгучы, дөньяга ачык һәм мәхәббәт эзләүчеләр ... Китапханәче катнашучыларны язучының тормыш юлы белән таныштырып, иң яхшы китапларга күзәтү үткәрде. Аннары укучылар  яраткан өзекләрен кычкырып укыдылар, әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар турында фикер алыштылар. Пикник импровизацияләнгән күрәзәчелек белән тәмамланды: анда катнашучы үзен борчыган сорау бирә, китаптан битне һәм юлны атый, ә китапханәче Анна Джейн китапларыннан «җавап» ны кычкырып укый.