Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Витаминлы үләннәр»

23нче июнь көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Витаминлы үләннәр» дип исемләнгән тематик кичә узды. Табигать  бик күп төрле  файдалы үләннәргә бай. Һәрбер үсемлек табигать тарафыннан яхшылык өчен яратылган, ә кешенең бурычы – аның максатын аңлау. Китапханәчеләр чара өчен «Дару үсемлекләре патшалыгында» дигән китап күргәзмәсе һәм узебезнен басуларда җыелган дару үсемлекләре салынган кәрзин әзерләде. Балаларга безнең төбәкнең файдалы дару үләннәре, теге яки бу үсемлекләрнең кеше өчен файдалы булган дәвалау үзлекләре турында сөйләделәр. Балалар дару үсемлекләрен кайчан һәм кайда җыярга, ничек сакларга кирәклеге турында  да белделәр. Танышу әңгәмәсеннән соң балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда һәм дару үсемлекләре турында табышмаклар конкурсында да бик теләп  катнаштылар.