Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Хуш киләсең, Сабантуй!»

Татар халкының йөзек кашы булырдай бәйрәме-Сабан туе, аның йолалары, уеннары бүген дә дәвам итә. Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме! Котлы булсын Сабан туйлары!

Сабантуйда нинди ярышлар, уеннар булганын да белми калмагыз: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тартыш һ.б. уеннар . Көннәрнең салкынлыгы белән бераз гына күңелгә тигән, ел буе  көтеп алган Сабан туйлары да тәмам . Барыгызга да саулык, сәламәтлек телибез. Татулыкта, муллыкта яшәргә ходаем насыйп итсен. Игенчеләребезгә дан җырлап, хәерле гомерләр кичерик.

Шатлыклар өстәп күңелгә,

Кояш елмая күктә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә!

Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз Сабан туе

Булмаган да күк  була.