Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Балачакта калабыз!»

     

   22нче август көнне Тукай Кырлай китапханәсе тарафыннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  мәдәният йорты каршындагы ял мәйданчыгында «Балачакта калабыз!» дип исемләнгән Әдәби мәйдан уздырылды. Укучыларның җәйге каникул вакытында укыганнарына нәтиҗә ясалды,”Иң яхшы шигырь укучы”, ”Иң яхшы әкиятче”,викторина сорауларына җавап бирүче укучылар мәктәп кирәк –яраклары белән бүләкләнделәр. Соңыннан мәдәният хезмәткәрләре балалар белән флеш-моб уздырды.