Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Телеңне йотарлык. Тиз, тәмле һәм милли»

27 май көнне «Библиотөн» акциясе кысаларында Яңа Кырлай модель китапханәсе «Телеңне йотарлык. Тиз, тәмле һәм милли» мастер-классы уздырды.  

Татар ашлары тиз өлгерә торган татлы камырдан әзерләгән ашамлыкларга бик бай, аларны чәй янына бирәләр. Татлы камырдан пешерелә торган ашамлыклар камырга нәрсә салынуы һәм әзерләү ысулы ягыннан күп кенә төрки халыкларга хас булса да, алар оригиналь милли ашларга әверелеп, тагын да камилләшә төште. Безнең мастер-класска татар милли ризыгы гөбәдия әзерләп күрсәтү өчен кулинария осталары Гөлназ Шакирова һәм Нургөл Фатыйховалар чакырылды. «Кырлай» комплексы ресторанында алар катнашучыларга татлы ризыкны пешереп күрсәттеләр. Рецепт  Татар милли ашлары/ Л.Р.Фазлыева, А.В.Тимирязевның гомуми редакциясендә- Казан: “Заман”нәшрияты 2020елда чыгарылган китабыннан алынды.