Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Милли мәдәният саекмас чишмә"

 "Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесе уздырган"Милли мәдәният саекмас чишмә" иҗади конкурсының чираттагысы 29 май көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсендә үтте.Без, Югары Бирәзә, Өчиле авылы китапханәчеләре белән берлектә конкурска Гомәр Бәширов иҗатын тәкъдим иттек. Якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, укучыларга «Туган ягым – яшел бишек», «Сиваш» һб. әсәрләр бүләк иткән фольклорчы тормышы һәм иҗаты белән таныштырдык.

Гомәр Бәширов бай әдәби мирас калдырган шәхес, әсәрләрендә халкыбызның күңел байлыгын бөтен тулылыгы белән җыйнап биргән. Ул халыкның гасырлар буе җыелып килгән рухи байлыгын йола-бәйрәмнәрендә дә, гореф-гадәтләрендә дә, кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләрендә дә, гаилә мисалында да күрсәтә. Без язучының әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар әзерләдек. Чара барышында барлык катнашучыларга язучының иҗатына багышланган буклетлар таратылды. Шулай ук язучының иҗаты буенча "Килер буыннарга әманәт..." китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.