Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Ак торна- хәтер символы»

Россиянең, Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзат улы Гамзатовның тууына быел 100 ел тула.Россия халыкларының милли әдәбиятын пропагандалау ,шулай ук Җиңү бәйрәме уңаеннан, 6 май көнне Яңа Кырлай авылында  китапханәчеләр авыл балалары белән кичке әдәби утырыш үткәрделәр. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. Аеруча балаларга «Журавли» шигыре ошады, ул сугыш кырларында һәлак булган барлык солдатларга дан җырлый. Бу әдәби утырыш вакытында Р.Гамзатовның шигырьләре дөньяның төрле халык телләрендә яңгырады. Ахырда балалар өчен «оригами» техникасында кәгазь торналар ясау буенча «Ак торна- хәтер символы» мастер-классы оештырылды.