«Утлы еллар кайтавазы»
Яңа Кырлай авылы китапханәсендә Җиңү көне алдыннан күргәзмә-экспозиция ясалды.
Бөек Ватан сугышы башлану, төп сугышлар турында китаплар һәм плакатлар тәкъдим ителә. Китаплар һәм плакатлар герой - пионерлар, гади солдатлар, полководецлар һәм Җиңү маршаллары, герой-шәһәрләр һәм Россиянең Хәрби дан шәһәрләре турында таныштырачак.