Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Ышаныч юлы"

Ел саен 17 майда бөтен дөньяда һәм Россиядә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Башлангыч класс укучылары өчен Яңа Кырлай авылы Модель китапханәсендә  "Ышаныч юлы" дип исемләнгән кичә-кисәтү узды. Сер түгел, уңышлар, бәхет һәм шатлык белән бергә, тормышта бәлаләр, конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар да килеп туа. Балалар күңелсез хәлләрне аеруча авыр кабул итәләр. Очрашу вакытында без балаларга бу очракта"Балаларның ышаныч телефоны" дигән хезмәт барлыгын, анда мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын сөйләдек.

8-800-2000-122- Бу номерны җыйсаң, белгечләр тыңлаячак һәм яхшы, профессиональ киңәш бирәчәкләр.Иң борчыган психологик сораулар буенча безнең китапханәгә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Без Сезгә булышырга һәрвакыт әзер!