Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIV Халыкара акциясе.

5 май көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIV Халыкара акциягә кушылды. Ачык микрофон форматында үткән бу чара башлангыч класс балаларына сугышның иң якты эпизодлары турында күзалларга мөмкинлек бирде, балаларга Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр кычкырып укылды. Укучылар  шигырьләр, җырлар, хикәяләр тыңладылар һәм үзләре дә сугышта һәм тылда көрәшкән әби – бабайлары турында искә алып үттеләр. Соңыннан  укыган хикәяләр турында фикер алышулар булды. Акциядә катнашучылар «Утлы еллар кайтавазы» күргәзмәсе белән таныштылар, анда башлангыч сыйныф укучылары өчен сәнгать әсәрләре һәм сугыш темасына плакатлар тәкъдим ителде.