Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе-2023.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары  исемнәре билгеле булды.
ӘДӘБИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ:
- Шәүкәт Гаделша - «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» җыентыклары өчен.
СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ӨЛКӘСЕНДӘ:
Наилә Кумысникова - милли темага багышланган декоратив паннолар өчен.
АРХИТЕКТУРА ӨЛКӘСЕНДӘ:
- Фирдәвес Ханов - Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен.
  Бер төркем Арча районы җитәкчеләре белән бергә мин дә, Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137ел тулуга багышланган  тантанада катнаштым . Шунысы куанычлы, чарада Тукай премиясе лауреатлары таныклыклары тапшырылу белән  бергә шагыйрә Флёра Гыйззәтуллина һәм якташыбыз, күп җырлар авторы Наил Касыймовка да Татарстанның Халык шагыйре исемнәре бирелде.