Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Җиңү диктанты

Нәрсә  сон ул Җиңү диктанты?  Җиңү диктанты - Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган Бөтенроссия акциясе ул. Анда Россиянең теләгән һәр кешесе, шулай ук башка ил гражданнары да катнаша ала. Ул сугыш турындагы белемнәрне тикшерергә мөмкинлек бирә. Җиңү диктанты тарихи хәтергә кагылып, үз көчен сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңалык белергә мөмкинчелек бирә торган чараларның берсе булып тора. Без дә бу акциядә катнаштык һәм үз белемнәребезне тикшердек.