Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Тукай укулары-2023

Бүген Яңа Кырлай авылы мәктәбендә республика мәктәпләреннән килгән укучылар, укытучылар катнашында XII нче Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды. Укучылар, укытучылар эшләренә бәя бирүче мәртәбәле кунаклар: язучылар, фән белгечләре, журналистлар килде.
Кунаклар өчен дәрәҗәле Габдулла Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителгән кандидат Наил Касыйм иҗатына, тормышына багышланган "Халкыбызның моңлы сайрар кошы" һәм "Әүлия Син, Тукай, пәйгамбәр!" дип исемләнгән китап күргәзмәләре тәкъдим ителде, теләүчеләр Яңа Кырлай авылы Модель китапханәсендә экскурсиядә булдылар.