Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Юрий Гагарин - легендар шәхес"

12 апрель – Космонавтика көне. 1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәре­леп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты.  Квалификациясен югалтмау, Галәмдәге үз урынын ныклы тотып тору өчен, Юрий Гагарин тагын да җиһанга очарга ниятли һәм... билгесез сәбәпләр аркасында шулай бөтенләй юкка чыга. Бүген китапханәдә космонавтика көне уңаеннан Яңа Кырлай авылы балалар бакчасына йөрүче балалар өчен "Юрий Гагарин - легендар шәхес" дип исемләнгән кичә үткәрелде.