Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Наил Касыйм - Кырлайда»

Наил Касыйм. Халкым!

Нинди гүзәл, матур минем халкым

Сәхнәләргә килеп чыга балкып.

hай кызлары, сылулардан-сылу,

Эх егетләр, бәхет татар булу.

 

Нинди гүзәл, матур минем халкым,

Күз карашы күӊелемә якын.

Талантка бай һәрбер кызы, улы,

Җырларында сандугачлар моӊы.

 

Нинди гүзәл, матур минем халкым,

Гореф-гадәт, йолалары алтын.

Бәйрәмнәре нинди олы аныӊ,

Сабантуе әйләнә җир шарын.

 

Нинди гүзәл, матур минем халкым,

Кызлары – кояш, егетләре – ялкын.

Дәүләт тоткан хәтер бар канында,

Исеме зур, эзле җир шарында.

Нинди гүзәл, нинди матур халкым.

Яшәр мәӊге җир йөзендә балкып!

 

Апрель башында 2023 нче ел өчен Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге тәкъдим ителде. Шулар арасында үзебезнең якташ шагыйребез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Наил Касыймда бар. Шагыйрь, күпсанлы популяр җырлар авторы  «Су буенда учак яна» китабы өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә  дәгъва кыла. Шул уңайдан мәктәп укучылары өчен 4 нче апрель көнне Яңа Кырлай авыл модель китапханәсендә,   Наил Касыйм белән очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда укучыларга «Халкыбызның моңлы сайрар кошы» дип исемләнгән күргәзмәдә тәкъдим ителде. Анда шагыйрьнең берничә китабы, аның  турында гәҗит журналларда басылып чыккан язмалар тәкъдим ителде.   

Очрашу Татарстан телевидениесенең  "Әдәби хәзинә" тапшыруыннан күрсәтеләчәк.