Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Мәдәният һәм традицияләр калейдоскопы"

Китап туплау һәм эшкәртү бүлеге тәкъдим иткән ТР Милли мәдәниятлар һәм традицияләр елы уңаеннан оештырылган  "Мәдәният һәм традицияләр калейдоскопы" исемендәге библиомарафонга Яңа Кырлай авылы китапханәсе дә кушыла.
"Татар хатын-кызы тормышында яулык - алыштыргысыз аксессуарларның берсе. Аш-су янында кайнашамы, кеше арасына чыгамы, намаз укыймы - аның башында яки иңендә һәрчак яулык булыр. Һәр очрак өчен аерым ул: төсе, бизәге, фасоны үзгә. Яулык татар кешесе өчен гадәти аксессуарларның берсе генә түгел, ул символик әһәмияткә дә ия. Еш кыны ерак сәфәрдән кайтканда ирләр - хатыннарына, буй җитеп килгән кызларына; егетләр сөйгән ярларына, әниләренә бүләккә нәкъ менә яулык сайлаган."  
#ЯңаКырлайавылкитапханәсе Алсу Кәримованың "Татар яулыгы" мәкаләсендә дизайнер Елена Габдрахманова белән татар бизәкле яулыклар турындагы әңгәмәне укырга тәкъдим итә.