Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Пластилин: гади эшләнмәләр"

Яңа Кырлай балалар бакчасы балалары өчен Яңа Кырлай авыл китапханәсе китапханәчеләре Е.Румянцеваның "Пластилин: гади эшләнмәләр" китабы презентациясен  һәм мастер-класс үткәрделәр. Пластилин әвәләү балалар иҗатының бик файдалы төре: сәнгатьле зәвык белән бизәүдән тыш, ул  моторикага да йогынты ясый. Без пластилин белән эшләүнең төрле алымнары турында сөйләдек: кубик һәм түгәрәкне ничек ясарга, ничек төрле төсмерләр алырга, эшләнмәләрне ничек дөрес сакларга.