Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Халкыбызның күңел җәүһәрләре"

2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Арча муниципаль районының Яңа Кырлай модель китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән мастер-класс  элементлары белән мавыктыргыч очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуга безнең белән янәшәдә яшәүче  гаҗәеп тә талантлы,  матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре, якташ һәвәскәр шагыйрәләр Яңа Кишет авылы китапханәсе мөдире Надия Йосыпова һәм Арчаның 11нче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Дилә Абдуллина чакырылды.

 Надия Ризвановна районыбызның һәм якын-тирә авылларның милли гореф-гадәтләрен өйрәнү белән ныклап шөгыльләнә. Ул уникаль фольклор материал туплау серләрен ачты, шулай ук үзенең иҗаты турында сөйләде. Надия Ризвановна -Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алдынгы китапханәче. Ул һәрчак яңалыкка омтыла, халыкны әдәбият, күпсанлы мәгълүматлар белән тәэмин итеп кенә калмый, төрле кызыклы чаралар, очрашулар, китап бәйрәмнәре үткәрә. Надия Ризвановна - иҗади шәхес. Буш вакытларында кулына каләм алып, күңелендәге матур хисләрне шигырь юлларына сала. Район, республика вакытлы матбугат битләрендә аның иҗат җимешләре еш басыла. 2017 елда Надия Ризвановнаның “Хисләремнән сәйлән тезәм...” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Тормышта ул үз урынын тапкан зирәк остаз, ышанычлы дус һәм үзенең белемнәре белән уртаклашырга әзер булган киң күңелле хезмәткәр. Надия Ризвановнаның  шигырьләрен Яңа Кырлай мәктәбе укучылары, хезмәттәшләре  укыды, ә кунагыбыз тамашачыларга  үзенең  матур җырларын бүләк итте.

 Абдуллина Дилә - бик сөйкемле кеше, берничә минут эчендә залны үзенең тел җиңеллеге һәм иркенлеге, якты эмоцияләре, ачык күңеллелеге һәм оптимизмы белән яулады.  Дилә Вансит кызы Арча районы Кышкар авылында дөньяга килә. Тулы гаиләдә, ике  кыз бер малай булып мәдрәсәле авылда балачагы уза. Әнисе юлыннан китеп, тормыш юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Озак еллар Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып хезмәт куя. Бүгенге көндә Арчаның 11нче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбияче булып эшли. Автор балалар өчен язылган һәм балаларга багышланган шигырьләрен тәкъдим итте. Өлкәннәр өчен дә шигырь яңгырады. Дилә Абдуллина  шигыренә язылган «Бишек җыры» Республика ярышында мактаулы урын ала, аны кичәбездә  Газизова Айгөл башкарды. 

Чарада катнашучыларга бик күп сораулар бирелде. Аларның шигырьләренең  ничек тууы, яраткан шагыйре кем булуы белән кызыксындылар.

Китапханәче безнең районда яшәүче халыклар фольклоры тупланган бай китап күргәзмәсе тәкъдим итте.