Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

" Сүз бер көнлек, тел гомерлек "

Халыкларның, милләтләрнең телләрен саклау-бик мөһим бурыч. 21 февраль, Халыкара туган тел көнендә Яңа Кырлай модель китапханәсендә кече яшьтәге балалар өчен " Сүз бер көнлек, тел гомерлек " тематик кичәсе узды. Без укучыларны Туган тел көне белән котлап, телләрнең тавыш һәм язма үзенчәлекләрен билгеләргә, сүзлек запасы, фикер йөртү, фикерләү эшчәнлеген үстерергә өйрәттек. Туган телне өйрәнү һәм саклау- үз халкыңның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.

Китапханәче балаларны  “Халкым теле миңа, хаклык теле” китап күргәзмәсе белән таныштырды.Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләрдән өзекләрне исләренә төшерделәр. Чара Г.Тукайның Туган тел җыры белән тәмамланды.