Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Коточкыч вәхшилек»

1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен, хәзерге Польша территориясендә, азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә.

Дөнья тарихында «Холокост» дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән «ут белән юк итү» дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән үлем лагерьләренең берсе була.

Бу көнне без, Яңа Кырлай авылы китапханәсендә, җирдәге иң куркыныч урыннарның берсенә бераз «экскурсия ясадык». Шул коточкыч тарихи вакыйгалар турында материал туплап, «Память о прошлом...взгляд в будущее!» презентациясе эшләдек һәм укучылар белән анда булган вакыйгаларны искә төшердек.