Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Яшел эчле китаплар»

17 ноябрь көнне Яңа Кырлай авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Яшел эчле китаплар " дип исемләнгән экологик әдәбият көне үткәрделәр. Бу көнне без балаларга экология тарихы, экосистема һәм биосфера, экологик мөхит турында сөйләдек. Сирәк һәм юкка чыгучы хайваннар һәм үсемлекләр турында китаплар белән таныштырдык, шулай ук экологиянең үсеш тарихы, биосфера һәм аның роле турында да сөйләп үттек. Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Н.Н. күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады, балаларны белешмә басмалар, әйләнә-тирә мөхитне саклау буенча пособиеләр белән таныштырды, шулай ук укучыларга китапханәче Ибраһимова А. Ф. төзегән «Синең экополкаң» әсбабын тәкъдим итте.