“Авыл-мәдәни мирас сандыгы”,
"Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" кысаларында уздырылган районкүләм "Авыл - мәдәни мирас сандыгы" бәйгесендә без, Яңа Кырлай авылы китапханәчеләре дә катнаштык. Авылыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, кул осталары, һөнәрчеләре һәм аларның эшләре, үзебезнең җирлектәге онытылып барган милли ашлары турында сөйләдек .