Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Дәүләт хезмәтләре халык мәнфәгатен кайгырта”

Китапханәдә теләге булган өлкәннәр өчен компьютер аша Россия һәм Татарстан Дәүләт порталларында эшләү тәртибен аңлату буенча “Дәүләт хезмәтләре халык мәнфәгатен кайгырта” дип исемләнгән мәгълүмати сәгатьләр үткәрелә. Өлкәннәр шәхси кабинетлар булдыра, салым һәм башка төр түләүләрне дистанцион түләргә өйрәнә. Дөрес, бер-ике тапкыр гына килеп, барысын да өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, ел дәвамында бу темага кабат очрашулар булыр дип уйлыйбыз.