Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Этикет А дан Я гача"

12 сентябрьдә Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Этикет А дан Я гача" дип исемләнгән чара узды. Әлеге чараның максаты-балаларны этика кагыйдәләре белән таныштыру, укучыларда үз-үзләрен тотышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт , дуслык һәм әдәплелек, башка кешеләргә карата сизгерлек тәрбияләү.

Әлеге чара барышында «этикет», «әдәплелек», «тылсымлы сүзләр» кебек төшенчәләр белән таныштык. Балаларны этикетның барлыкка килү тарихы, театрда, концертта, кинотеатрда үз-үзеңне тоту белемнәре белән таныштырдык, төрле тормыш ситуацияләрендә аралашу, үз-үзләренә ышану күнекмәләрен үстердек.

Балалар этикет тарихы һәм аның мәгънәсе, этикетның төп таләпләре белән таныштылар. Транспортта, ашханәдә, телефон аша аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән бәйле сораулар белән викторина үткәрелде. Ахырда балалар «Әдәплелек һәм этикет кагыйдәләре» -китап күргәзмәсе белән таныштылар.