Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Китапханә-сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру процессында мөһим буын"

23нче июнь көнне Яңа Кырлай авылы Модель китапханәсендә Казан шәһәре Яшүсмерләр китапханәсе һәм Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы муниципаль модель китапханәләр специалистлары өчен "Китапханә-сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру процессында мөһим буын" республика семинары узды .

Китапханәче Татарстанның 11 районыннан һәм Казан шәһәреннән килгән хезмәттәшләрен каршы алды, алар өчен китапханә бүлекләре буйлап экскурсия үткәрде.