Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян салу»

31нче май- Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген авылыбызга экскурсиягә килгән Ашытбаш авылы мәктәбенең 9нчы класс укучылары, класс җитәкчеләре Рузалия Риф кызы белән, китапханәбездә тәмәкенең зыяны турында фильм карадылар. Шулай ук, тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны, хәтта үлемгә китергән очраклары да булуы турында да сөйләштек. Соңыннан яшьләр китапханә белән таныштылар.