Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Китапханәчеләр

Җәмгыятьтә  китапханәчеләрнең эше бәяләп бетергесез. 26 май көнне  балалар өчен тормышларын китапханә хезмәтенә багышлаган авылыбыз китапханәчеләре турында кичә уздырдык. Авылыбызда яшәүче Зөлфия Рәфкат кызы китапханә көненә багышланган бәйрәмгә чакырылды. Зөлфия Дәминова 40 ел Яңа Кырлай авыл китапханәсендә китапханә мөдире булып эшләде. Үз укучыларын һәрвакыт елмаю белән каршы алды, һәрберсе өчен кирәкле сүзләр һәм игътибар тапты. Белемле, һәрвакыт ярдәмгә килә, күп укый.  Ул  хезмәтеннән бәхетен табып, йөрәк җылысын биреп, һәр эшкә җаваплы карап эшләде. Ә инде Тукайлы авылда эшләвен дә исәпкә алсак,һәр ел никадәр кичәләр, шигырь бәйрәмнәре, язучылар белән очрашулар, кунак кабул итүләр...

       Авыл халкы Зөлфия Рәфкать кызын бик хөрмәт итә. Лаеклы ялда булуга карамастан аның китапханә, мәдәният хезмәткәрләре  уздырган бер генә чарага да катнашмыйча калганы юк, күп укый, эзләнә, гел хәрәкәттә. Бүген дә ул китапханәбезнең иң актив укучыларының берсе. Киң даирә укучылар өчен «Китапханәчеләр» презентациясе күрсәтелде, "Китапханәче булу өчен кайда укырга?" -  реклама буклетлары таратылды.