Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Районкүләм семинар.

30нчы май көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләренең чираттагы утырышы узды. Җитәкчеләребез Рузия Мөхәммәтхановна, Алсу Миннахмәтовна китапханәләрнең бүгенге торышы, алдагы планнар, яңа эш алымнары турында сөйләделәр. Китап эшкәртү һәм туплау бүлеге җитәкчесе Гөлгенә  Гарифулловна  фондларны тәртиптә тоту һәм баету өчен төрле конкурсларда катнашырга чакырды. Библиограф Илсия Васыйловна белән библиография эше нечкәлекләре турында сөйләштек. Очрашуның бер өлеше районкүләм "Авыл - мәдәни мирас сандыгы" бәйгесенә багышланды. Бу өлештә авыл китапханәчеләре, бүген җиде авыл китапханәчесе чыгыш ясады,  үз авылларының гореф-гадәтләре, осталары белән таныштырдылар.

Яңа Кырлай авылы китапханәчесе үз эш алымнары белән таныштырды, китап авторлары култамгалары булган китаплардан төзелгән  «Тарихларда калган эзләр...» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.