Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясе

5 май көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсе Самара өлкәсе балалар китапханәсе оештырган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды һәм ачык һавада әдәби мәйдан- батырлык сәгате үткәрде.

Безнең  мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары Михаил Зощенконың «Батыр балалар» хикәясе һәм Муса Җәлилнең сугыш турындагы шигырьләре белән таныштылар.

Шулай ук балалар «Утлы еллар кайтавазы» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, биредә Бөек Ватан сугышына багышланган тарихи һәм матур әдәбият тәкъдим ителде. Күргәзмә яшь буынга үз иленең тарихын белергә ярдәм итә. Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тематик альбомнар безнең балаларда зур кызыксыну уятты. Чөнки биредә авылдашларыбыз турында материаллар тупланган.

//Балаларгасугыштурындаукыйбыз