Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Тукай бүләгенә кем лаек?» китап күргәзмәсенә күзәтү, экскурсия

Арча районының Яңа Кырлай авылы урта мәктәбендә ел саен «Без — Тукайлы халык» дип исемләнгән республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтә. Конференциядә 2022нче елда Казан, Биектау, Мөслим, Саба, Арча, Балтач, Нурлат, Әлки, Чаллы һәм башка районнардан килгән укытучылар һәм укучылар катнашты. Жюрида Татарстан мәгариф һәм фән министрылыгы хезмәткәрләре, галимнәр, педагоглар, язучылар һәм журналистлар эшләде. Кунаклар өчен дәрәҗәле премия, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек дип саналган  кандидатлар исемлеге, китаплары, бай материал тупланган «Тукай бүләгенә кем лаек?» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, теләүчеләр китапханәбездә экскурсиядә булдылар.