«Тукайга омтылу - Тукай булдым дигән сүз түгел»
19 нчы апрель көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә «Тукайга омтылу - Тукай булдым дигән сүз түгел» дип исемләнгән Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге белән танышу өчен Арча районының «Каурый каләм» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашында , түгәрәк өстәл артында очрашу кичәсе уздырылды.Чарада кандидатларны күзәтүләр һәм фаразлар , әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларының фикерләре тыңланды.