Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Совет шигърияте легендасы-Белла Әхмәдулина»

 2022 елның 8нче апрелендә  «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» 43 нче филиалы – Яңа Кырлай авыл китапханәсендә « Совет шигърияте легендасы-Белла Әхмәдулина»  дип исемләнгән әдәби кичә узды.

Белла Әхмәдулина - «алтмышынчы еллар»   дип аталган тулы бер буын символларының берсе. Евтушенко, Окуджава, Вознесенский һәм Рождественский белән бергә ул танылган шагыйрьләр «бишлеге»нә керә. Аларның шигырьләре, совет кешеләре тормышына  яңа сулыш өрде.

Шагыйрә тууына 85 ел тулу уңаеннан оештырылган әдәби кичәдә барлык катнашучылар  матур  шигырьләр  белән хозурландылар, шагыйрә тормышы һәм иҗатына кагылышлы күп кенә яңа һәм кызыклы фактлар белән таныштылар .

Очрашуда Белла Әхмәдуллина тормышының төрле елларында язылган шигырьләре, җырлары яңгырады. Катнашучылар зур кызыксыну белән «Живет такой парень» фильмыннан өзек  карадылар,  анда  Белла Әхмәдулина журналист ролен уйный. Китапханәче кичәдә катнашучыларны «Все сказано строкой» китап күргәзмәсе белән таныштырды.