Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары

  

  Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы  Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Укучыларның эшләренә бәя бирергә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре килде .

     Мәдәният йортында җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.Тукай-Кырлай китапханәсе тарафыннан кунакларга бөек шагыйрьнең иҗатына ,экология елына,районыбыз тарихы, күренекле кешеләренә багышланган  китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.Укучылар һәм килгән мәртәбәле кунаклар күргәзмәләрнең бай һәм эчтәлекле булуын ассызыкладылар.