Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Ак калфаклылар -Яңа Кырлайда.

   13 нче апрель көнне Арча җирендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кунаклары булып китте.  Кунаклар Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеенна сәяхәт кылдылар. Аларны җирлекнең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе буларак китапханәче Наилә Наил кызы бер төркем укучылар белән каршы алды һәм озатып йөрде.