«Балалар кунакханәсе тәкъдим итә»
2 апрель көнне Яңа Кырлай авыл китапханәсе хезмәткәрләре 1 сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Балалар кунакханәсе тәкъдим итә» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Кунакханә хуҗасы кичәне гаҗәеп могҗиза- Галиҗәнәп Китап турында сөйләвеннән башланды. Балалар китап турында бик күп кызыклы фактлар : иң зур һәм кечкенә китап турында, китапханәнең иң күп укылучы китабы һ.б. турында белделәр. Электрон китап дип компьютерда җыелып төрле форматларда эшләнгән электрон текстны атыйлар,- дип дәвам итте чараны алып баручы. Балалар электрон китаплар белән дә таныштылар. Соңыннан укучыларга «Кадерлә син Китапны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.